Әдәп дәресе

Создано 21.06.2017 14:35

21- нче июнь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсе мөдире Әхмәтҗанова Эльвира балалар өчен саф һавада әдәп дәресе үткәрде.

"Тәмле сүзләр" дип исемләнгән чарада балалар тылсымлы сүзләр белән таныштылар, көндәлек тормышта бу сүзләрнең нинди әһәмияткә ия булганын белделәр. Балалар бу сүзләр белән җөмләләр төзеделәр, бу темага кычкырып шигырьләр укыдылар. Чара барышында үзара дус-тату булырга, олыларның сүзен тыңларга, кечкенәләрне кыерсытмаска, "тәмле" сүзләрне сөйләмдә ешрак кулланырга кирәк икәнен аңладылар. Балалар уеннарда катнаштылар, саф һавада китаплар укыдылар, гомумән, җәйнең бер көнен бик күңелле һәм файдалы үткәрделәр.

daires

daires  02

daires  03

daires  04

daires  05

 

Нравится