"Туган як сукмаклары буйлап"
- Подробности
- Создано 23.06.2017 09:45
22-нче июнь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсе үзенең кечкенә укучылары өчен, "Карамалы" чишмәсенә экологик сәяхәт оештырды.
"Туган як сукмаклары буйлап" дип исемләнгән чара балаларда туган якка, табигатькә мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү, балаларны табигать байлыклары белән таныштыру, матурлыкны күрә белү һәм аны саклау максатыннан чыгып әзерләнгән иде. Китапханәчесе балалар белән дару һәм чәй үләннәре турында әңгәмә үткәрде, аларның файдасы турында сөйләде. Балалар чишмә буеннан үзләре дә бөтнек, җиләк яфрагы җыйдылар, саф һавада физик күнегүләр ясадылар, хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Табигатьнең кечкенә дуслары өчен бу көн бик күңелле, кызыклы һәм файдалы үтте.