“Әдәпленең күлмәге сәдәфле, үзе матур гадәтле"
- Подробности
- Создано 17.08.2017 08:56
- Автор: Gabdreeva Gulnaz
16 август көнне Шалты авыл китапханәсендә “Әдәпленең күлмәге сәдәфле, үзе матур гадәтле” – әхлак дәресе үткәрелде.
Әхлак дәресендә балаларга урамда, өстәл янында, кунакта, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды. Әдәплелек, намуслылык, яхшылык турында мәкальләр белән таныштырылды. “Тәмле сүз” китабына күзәтү үткәрелде.