1 нче ноябрь көнне Исергәп авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Саклык белән юлда йөр!” исеме астында конкурс-уен үткәрде.
Укытучы Асылгәрәев Ш.М. укучыларга юл билгеләре турында аңлатты. Китапханәче Юсупова М.”Юл кагыйдәләре иминлеге” китабы белән таныштырды. Аннары катнашучылар хәрәкәтле ярышларда көч сынаштылар,викторина сорауларына җавап эзләделәр.