“Татарстан Республикасы Конституциясе: хокуклар һәм бурычлар”
- Подробности
- Создано 02.11.2017 13:17
- Автор: Imaeva Asiya
Исергәп авыл китапханәсе урта мәктәп белән берлектә Татарстан Республикасы Конституциясенең 25-еллыгына багышлап “Татарстан Республикасы Конституциясе: хокуклар һәм бурычлар” дип исемләнгән мәгълумати сәгать үткәрде.
12-16-яшьлек мәктәп укучыларына Конституциянең тарихы турында мәктәпнең тарих укытучысы Гафиятуллин Р.Ш. сөйләде. Китапханәче Юсупова М. Конституциянең төрле елларда нәшер ителгән басмалары белән таныштырды. Соңыннан, укучылар бик теләп, викторина сорауларына җавап бирделәр.