Яшик әле матур итеп!

Создано 22.12.2017 11:55
Автор: Imaeva Asiya

20-нче декабрь көнне, Баулы үзәк китапханәсенең милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә “Илһам” иҗади берләшмә әгъзасы Баулы җирлеге шагыйрәсе Алсу Васикованың 30 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе узды.

20 декабря в отделе национальной литературы и искусства Центральной библиотеки прошёл юбилейный вечер местной поэтессы, члена клуба "Илхам" Алсу Васиковой.

Алсу Васикова Баулы районы, Хансөяр авылында туып үскән. Ул бала чактан ук шигырьләр яза. 

Якташыбыз Алсу Васикова чын талант иясе, ул-шагыйрь генә түгел, талантлы рәссам да. Фойеда аның иҗат җимешләреннән күргәзмә дә төзелгән иде

2004 елда туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач Алсу Лениногорск сәнгать педагогика училищесына укырга керә. Студент елларында аның Лениногорск шәһәрендә чыгучы “Яшьлек иле”, “Заман сулышы” газеталарында шигырь-мәкаләләре даими рәвештә басылып тора. 

Алсуның шигырьләре 2006 елда Татнефть ААҖнең “Рухият-Яңарыш” фонды нәшер иткән “Яшь дулкын-Новая литературная волна”, 2007 елда “Балаларга бүләк-Подарок детям”, шулай ук 2013 елда “Рухият-Яңарыш фонды тарафыннан Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт бүлегенә 50 ел тулуга багышлап нәшер ителгән “Илһам” чишмәләре” җыентыкларында урын алган. 2007 елда Алсу “Рухият” фондының Саҗидә Сөләйманова исемендәге степендиягә лаек була.

2008 елда Алсу рәссам-педагог белгечлеге дипломы алып, туган ягы Баулыга кайтып урнаша. Бүгенге көндә ул гаиләсе белән Баулы шәһәрендә яши. “Виктория” балалар бакчасында эшли.

Алсуның шигырьләре хис-кичерешләргә бик бай. Шуңа күрә дә бүгенге көндә аның егермеләп шигыренә көй язылган. Җырларына берничә клип төшерелгән. Аларны Татарстан каналларыннан еш кына күрсәтәләр Бәйрәм кичәсенә Алсу Васикованы хөрмәт итеп, аны юбилее белән котларга дуслары, хезмәттәшләре, туганнары килде.

Кичә барышында Алсу Васикова үзенең шигырьләрен укыды. Гөлия Закирова, Гүзәл Миргаязова, Зәйтүн Муллаянов, Ралина Валитова башкаруында Алсу Васикова сүзләренә язылган җырлар яңгырады. 

Кичә бик күңелле, җылы атмосферада узып, истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды. 

alcy5

alcy3

alcy7

alcy4

 

alcy2

alcy1

 

 

Нравится