"Һөнәрләрнең була төрлесе"

24-нче сентябрь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә, 3-нче сыйныф укучылары өчен "Һөнәрләрнең була төрлесе" дип исемләнгән китапханә сәгате үткәрелде.

Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова укучыларга төрле һөнәрләр турында сөйләде, һәрбер һөнәрнең кызыклы, җаваплы икәнен аңлатты. Укучылар китапханәче белән бергәләп Р. Харисның "Матур өй",  А.Алишның "Нечкәбил", Д.Родариның "Как пахнут ремёсла" дигән шигырьләрен кычкырып укыдылар. Шулай ук чара барышында һөнәр, хезмәт темасына багышланган табышмаклар әйтелде, мәкальләр укылды. Укучылар "Бу нинди һөнәр " уенын яратып уйнадылар. Китапханәдә оештырылган "Яңа китап-яңа дус" күргәзмәсендәге китаплар белән танышытылар, укырга китаплар сайлап алдылар.

tym xen

tym xen 02

tym xen 03

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан