“Йолдызлар җитә һәркемгә”

Создано 01.11.2019 11:41

31-нче октябрь көнне, үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлегендә “Илһам” иҗади берләшмәсенең чираттагы утырышы булды.

Утырыш Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, филология фәннәре кандидаты, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты, танылган шагыйрә, тәрҗемәче, прозаик, балалар язучысы, шуның өстенә йозгә якын  җырлар авторы  Флера Тарханова иҗатына багышланды.

Китапханәче Зөһрә Мингалимова шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Берләшмә әгъзалары видеоролик аша Татарстанның халык артисты Зөлфия Шакирова, Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов, Кытай татары Базарбай Бикчәнтәев башкаруындагы Флера Тарханова сүзләренә язылган җырлар тыңладылар. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, безнең якташыбыз Илдус Әхмәтҗановның шагыйрәнең “Нигез” дип исемләнгән әсәрен видеотасма  аша тыңладылар. “Илһам” иҗади берләшмәсенең әгъзасе Разина Шараева, Флера Тарханова белен бик күп очрашуларда бергә булганнарын сөйләде.

ryx

ryx  02

 

Нравится