"Яхшылык көне"

Создано 16.11.2019 16:18

13-нче ноябрь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә "Нур" китап театры клубына йөрүче балалар белән "Яхшылык көнен" билгеләп үттеләр.

Китапханәче Әхмәтҗанова Эльвира балалар белән "Нәрсә яхшы, нәрсә начар" дигән темага әңгәмә үткәрде. Балалар яхшылык, дуслык турында белгән мәкальләрен әйттеләр, китаплардан өзекләр укыдылар, табышмакларга җавап бирделәр. Чара ахырында яхшылык теләп, үзләренең теләкләрен ромашка таҗына яздылар.

den dobra tumbarli1

den dobra tumbarli2

Нравится