“Йөрәктән- йөрәккә”

Создано 21.11.2019 16:54

21-нче  ноябрь көнне, Баулы үзәк китапханәсендә, җир йөзендәге иң илаһи затларга, әниләргә багышланган “Йөрәктән-йөрәккә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. 

Кичә талгын гына көй астында, 3-нче санлы мәктәп китапханәчесе, Флера Хәсәнова укуында Баулы җирлеге шагыйрәсе Хәмидә Идиятуллинаның “Әниемә” дип исемләнгән  шигыре белән башланып китте. Чараны алып баручылар Зөһрә Мингалимова белән Эльмира Гәрәева аналарның изгелеге, мәрхәмәтлелеге, батырлыклары  турында сөйләп уздылар.  

 Кичә барышында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Саҗидә Әхмәтҗанова, Рәшит Ваһапов конкурсы лауреаты Ленар Солтанов, китапханәче Гүзәл Миргаязова әниләргә багышланган  җырлар башкардылар. Килгән кунакларның игътибарына китапханә фоесында “Алтын куллы Әниләр” дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Кичә уздырылган залның ямьле һәм оста бизәлеше тамашачыларның күңеленә бәйрәм хисе өстәде.

mama 211

mama 212

mama 213

mama 215

mama 214

 

 

Нравится