“Үз җиренең җиләге, үз иленең тургае...”

28-нче  ноябрь көнне, үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлегендә “Илһам” иҗади берләшмәсенең чираттагы утырышы булды. Җыелыш IХ- нчы дөньякүләм  әдәби марафонда катнашучы марафончыларга, үзәк китапханәнең актлар залында, тантаналы рәвештә дипломнар тапшырылуы белән башланып китте.

Утырышның  икенче бүлеге Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле татар шагыйрәсе Эльмира Шәрифуллина иҗатына багышланды.

Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Зөһрә Мингалимова  шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Берләшмә әгъзалары видеотасма аша шагыйрәнең сүзләренә язылган “Елмайган иреннәр үпсеннәр” исемле җырын Татарстан  һәм Башкортостан республикаларының мәңге сүнмәс йолдызы Хания Фәрхи башкаруында карап уттеләр. Шулай ук шагыйрәнең “Иманыбыз янмады”, “Китапка мәдхия”, Без Тукайлы халык”  исемле шигырьләрен шагыйрәнең үзе һәм оныклары укуында тыңлап уздылар. “Илһам” берләшмәсенең даими әгъзалары утырыш барышында Эльмира Шәрифуллинаның шигырьләрен укып, узара фикер алыштылар.

vstrecha 28-111

vstrecha 28-112

vstrecha 28-113

vstrecha 28-114

vstrecha 28-115

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан