"Алар безгә җиңү бүләк итте"
- Подробности
- Создано 06.03.2020 15:15
6-нчы март көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә Бөек Җиңүгә - 75 ел уңаеннан, ветераннарга юбилей медальләре тапшырылды.
Бу чарада Баулы муниипаль районы башлыгы урынбасары район Хамидуллин Ринат Газизулович һәм Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Ямалетдинов Эльвир Илдусович катнашты. 9 сыйныф укучылары ветераннар каршында эчтәлекле матур чыгыш ясадылар. Чарада катнашкан кунаклар китапханәдәге альбомнарны карап, истәлекләргә бирелеп сөйләшеп утырдылар.