"Битарафлык кайда, ялгышлык шунда"
- Подробности
- Создано 26.10.2020 09:32
23-нче октябрь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсе "Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит" акциясе кысаларында, 7-нче сыйныф укучылары белән "Битарафлык кайда, ялгышлык шунда" исем астында әңгәмә үткәрде.
Чара барышында укучыларга тирә-юньгә игътибарлы булырга, яхшыны да начарны да күрә белергә һәм аерырга өйрәнергә кирәк кебек киңәшләр бирелде, мисаллар китерелде. Укучылар да бу темага үзләренең фикерләрен белдерделәр. Китапханәче "Модада сәламәт яшәү рәвеше" дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясады, укучыларга укырга китаплар тәкьдим итте.