“Исемең билгесез, батырлыгың үлемсез”
- Подробности
- Создано 04.12.2020 09:20
Билгесез солдат көне – Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата, ул һәр елны 3 декабрьдә билгеләп үтелә.
Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү. Шул максаттан Шалты авыл китапханәсендә “Исемең билгесез, батырлыгың үлемсез” - дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды һәм Шалты авыл китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, укытучылар белән берлектә, “Бетмәс хәтер бар” дип исемләнгән мәгълүмәт сәгате үткәрделәр. Ахырдан укучылар “ Билгесез солдат” истәлегенә һәйкәлгә венок һәм чәчәкләр куйдылар.