"Кышкы ярышлар"

6-нчы гыйнвар көнне, Татар Томбарлы авыл мәдәният йорты каршында балалар өчен "Кышкы ярышлар" үткәрелде.

Чараны китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре бергә оештырды. Балалар саф һавада ике командага бүленеп, төрле биремнәр үткәрделәр, уеннарда ярыштылар. Нәтиҗәдә Кыш бабай командасы 2 очко аерма белән Кар кызы командасын җиңде. Барлык катнашучыларга да бүләкләр бирелде.

Чарага килгән балалар китапханәгә кереп, "Яңа елда-яңа китап" күргәзмәсе белән таныштылар, укырга китаплар алдылар.

Kish tumbarli1ъKish tumbarli2

Kish tumbarli3

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан