"Хикмәтледә, бизәкледә туган тел"
- Подробности
- Создано 22.02.2021 12:45
20-нче февраль көнне, Мортаза авыл китапханәсендә "Хикмәтледә, бизәкледә туган тел" исемле әдәби туган тел бәйрәме үткәрелде.
Бәйрәмгә килгән балалар татар халкының гореф - гадәтләре, тел турында мәкальләре белән таныштылар. Кычкырып Габдулла Тукайның " Туган тел" исемле шигырен төрле халык телләрендә укыдылар. “Туган телне онытма” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.











