Җан җылысы күчкән хисемә...

18-нче нче март көнне, Үзәк китапханә каршында эшләп килүче  “Илһам” иҗади берләшмәсенең чираттагы утырышы булды. 

Кичә якташыбыз, ялкынлы шигырьләре белән татар дөньясын тетрәткән шагыйрь, Татарстанның атказан сәнгать эшлеклесе Рәшит Әхмәтҗәновның тууына 80 ел тулу уңаеннан аның якты истәлегенә багышланды. Берләшмә әгъзалары иң элек китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән Р.Әхмәтҗановның тормыш юлы һәм иҗаты турында видеоязма белән таныштылар, шигырьләрен, шагыйрь сүзләренә язылган җырларын тыңладылар. Шагыйрьнең шигырьләре турында узара фикер алыштылар. Кичә барышында берләшмә әгъзасы Әнисә Биктимирова Рәшит Әхмәтҗанов белән бәйле истәлекләре, хәтирәләре белән уртаклашты.

“Илһам” иҗади берләшмәнең чираттагы, Татарстанның халык шагыйре Сибгать Хәкимнең иҗатына багышланган 22 апрель көненә билгеләнде. Шулай ук бу көнгә “Җиңү кайтавазы мәңгелек” дигән темага шигырьләр язып килү планлаштырылды.

ilxam 18-031

ilxam 18-032

ilxam 18-033

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан