"Икмәк юлы"

Создано 25.03.2021 08:56

22-нче март көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсе 2-нче сыйныф укучылары белән "Икмәк юлы" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде.

Чараның төп максаты: укучыларга ипи кадерен белергә өйрәтү, ипигә сакчыл караш тәрбияләү; әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрнең берсе - мичтә ипи пешерү серләренә төшенү. Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова балалар белән "Икмәк" темасына әңгәмә үткәрде, балаларны игенче һөнәре белән таныштырды. Чара барышында Э. Мөэминованың "Икмәк", Р Миңнуллинның "Ипи булса", С.Рәхмәтулланың " Ак икмәк" кебек шигырьләре укылды. Китапханәнең олы яшьтәге китап укучысы Венера апа Гиляҗева балаларга мичтә ипи пешерү серләрен сөйләде. Балалар бик кызыксынып тыңладылар, кечкенә музей почмагында урнашкан ап-ак мич, мунчала, кисәү агачы, ипи көрәге кебек әйберләр белән таныштылар.Соңыннан бергәләп, мичтә пешкән  хуш исле өй ипие белән сыйландылар. Чара бик эчтәлекле, үзенчәлекле һәм файдалы үтте.

ikmak

ikmak 02

ikmak 03

Нравится