"Космоска сәяхәт"

Создано 14.04.2021 08:48

12-нче апрель көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәчесе Әхмәтҗанова Эльвира  "Миләүшә" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен танып - белү сәгате үткәрде."Космоска сәяхәт" дип исемләнгән чарада балалар космос, планета, космонавт, скафандр, ракета кебек сүзләрнең мәгънәсе белән таныштылар.

Китапханәче балаларга моннан 60 ел элек беренче булып космоска очкан беренче космонавт  Юрий Гагарин турында сөйләде, рәсемнәр күрсәтте. Чара барышында балалар үзләре дә аппликация ярдәмендә космоска очарга ракета ясадылар, эшләрен ай, йолдызлар, планеталар белән бизәделәр. Кәгазьдән самолетлар ясап, аларны очырып уйнадылар,  картоннан ясалган скафандр  киеп, космонавтта булып алдылар.

Tumbarli kosmos sadik2

Tumbarli kosmos sadik3

Tumbarli kosmos sadik4

Нравится