"Галәмдә бер көн"

Создано 26.04.2021 09:44

23-нче апрель көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсе  Библиосумерки-2021 акциясе кысаларында, "Галәмдә бер көн" дип исемләнгән чара үткәрде.

Чарага килгән балалар ике командага бүленеп, үзләренә исем билгеләделәр. Китапханәче башта балаларга космонавтика темасына викторина үткәрде. "Земля" һәм "Юпитер" командылары бәйге барышында үзләренең барлык яктан да көчләрен сынадылар. Галәмгә очар өчен белемле, физик яктан көчле, зирәк, сау-сәламәт кешеләрне генә кирәк икәнен   балалар чара барышында аңладылар. Төрле биремнәр үтәп, уеннарда катнашып, скафандр киеп,"Восток-1" ракетасына утырып, галәмгә дә очып алдылар балалар. Чара барысына да ошады. Бәйрәмдә катнашкан барлык китап укучы балаларга да бүләкләр бирелде, фотозонада истәлеккә фотога төшү оештырылды.

bibliosumerki1

bibliosumerki2

bibliosumerki3

bibliosumerki5

Нравится