"Мин бәхетле булып яшәдем!"
- Подробности
- Создано 27.04.2021 10:04
22-нче апрель көнне авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты белән берлектә Татар Кандызы мәктәбендә "Мин бәхетле булып яшәдем!" дип исемләнгән, авылдашыбыз, шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановның тууына 80 ел тулу уңаеннан хәтер кичәсе үткәрелде.
Кичәдә авылыбызның үзешчән артистлары Рәшит Әхмәтҗанов шигырьләренә иҗат ителгән җырларны башкардылар, укучылар аның шигырьләрен сөйләделәр. Кичә бик күңелле узды. Тамашачыларның күңелләренә хуш килде.