“Тукай – шагыйрьләр солтаны”
- Подробности
- Создано 05.05.2021 10:17
28-нче апрель көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсе татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел уңаеннан “Тукай – шагыйрьләр солтаны” дип исемләнгән әдәби сәгать уздырды.
Китапханәче Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, укучылар Г.Тукайның әкиятләреннән һәм шигырьләреннән әзерләнгән уен-викторинада катнаштылар. Кычкырып Габдулла Тукайның “Туган тел” дип исемләнгән шигыре укылды. “Без Тукайлы халык” дип исемләнгән китап-күргәзмәсенә күзәтү ясалды.