"Балаларга сугыш турында укыйбыз"

6-нчы май  көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсе "Балаларга сугыш турында укыйбыз" акциясенә катнашты.

Китапханәдә сугыш темасына "Китап битләрендә батырлык" дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова 7-нче сыйныф укучыларына "Я был на той войне великой" китабыннан, Бөек Ватан сугышында катнашып, туган якларына  исән-сау кайткан сугышчыларның  истәлекләрен укыды. Укучылар үзләре дә Л.Кассильнең " Главное войско" китабыннан өзекләрне кычкырып укыдылар.

sugish tumbarli1

sugish tumbarli2

sugish tumbarli4

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан