"Безнең яраткан Пушкин"
- Подробности
- Создано 07.06.2021 10:41
Һәр елны 6-июнь, Россиядә Пушкин көне буларак билгеләп үтелә. Бу уңайдан Татар Томбарлы авыл китапханәсендә балалар өчен "Безнең яраткан Пушкин" дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. 7-нче июнь көнне, китапханәдә А.С.Пушкинның әсәрләрен кычкырып уку оештырылды.
Балалар язучының яраткан әсәрләрен кычкырып укыдылар ("Сказка о золотом петушке", "У лукоморья дуб зелёный", "Сказка о рыбаке и рыбке", "Узник"). Күргәзмәдәге китаплар белән таныштылар.