"Сабантуй-милли бәйрәм"

15-нче июнь көнне, туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган татар халкының милли бәйрәме Сабантуе булып узды.

Бәйрәмне Мортаза авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә оештырдылар. Бәйрәмгә килгән кунаклар әби-бабаларыбыздан калган уеннарда катнаштылар - кашыкка йомырка салып йөгерделәр, аркан тартыштылар, капчык киеп йөгерделәр, чүлмәк ваттылар һәм төрле уеннарда уйнап күңел ачтылар.

Китапханәче "Сабантуй-милли бәйрәм" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.

Sabantui mortaza1

Sabantui mortaza2

Sabantui mortaza3

 

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан