«Без тормышны сайлыйбыз»
- Подробности
- Создано 30.06.2021 09:15
26 нчы июнь - Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне булып билгеләнеп үтелә.
Балалар һәм яшүсмерләр арасында наркоманиягә каршы профилактика үткәрү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан чыгып, Татар Томбарлы авыл китапханәсе «Без тормышны сайлыйбыз» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Бу уңайдан китапханәдә «Яманлыкның башы – наркотик» тематик күргәзмә ясалды. Анда китапханә фондыннан китаплар, газета-журнал материаллары, буклетлар куелды. Чарада фельдшер Арсланова Динара да катнашты, ул яшьләрне “наркомания”, “наркотик” төшенчәләре белән таныштырды, үзенең киңәшләрен бирде.