"Гаилә хәзинәләре утравында"
- Подробности
- Создано 08.07.2021 10:49
8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне, шул уңайдан Ташлы авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә "Гаилә хәзинәләре утравында" дип исемләнгән бәйрәм үткәрде.
Ачык һавада оештырылган бу чарада күңелле уен-ярышлар да булды, "Минем гаиләм шаҗәрәсе" мастер-класс та оештырылды, "Гаилә - бәхет учагы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Бәйрәм балалар өчен корылган чәй табыны янында тәмамланды.
8 июля, Ташлинская сельская библиотека совместно с клубом провели день семьи "Остров семейных сокровищ".