8-нче июль көнне, Мортаза авыл китапханәсе “Гаилә ул-бәхет, гаилә ул – йорт” исемле әдәби сәгать үткәрде.
Чарага килгән китап сөючеләр бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, әдәби викторинада катнаштылар, асфальтта рәсем ясадылар һәм төрле уеннарда катнаштылар. Китапханәче “Китап сөюче гаилә – күркәм гаилә” исемле китап-күргәзмәсенә күзәтү ясады.