"Бакчада үскән витаминнар"

19 нчы июль көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсе, җәйге әдәби ишегаллы кысаларында, балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән танып-белү сәгате үткәрде.

Чарада балалар бакчада үскән яшелчә, җиләк-җимешләр белән таныштылар, табышмакларга җавап бирделәр.Китапханәче балаларга яшелчә, җиләк-җимешләрнең витаминнарга бай булулары турында сөйләде. "Бу нәрсә?", "Кайсы югалды" кебек уеннарда балалар актив катнаштылар. Чара ахрында балалар китапханәче алып килгән. матур рәсемле яңа китапларны, журналларны карадылар.

Vitaminy1

Vitaminy2

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан