“Сөйлим туган телемдә”

2-нче август көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Туган телләр һәм бердәмлек елына багышлап, “Сөйлим туган телемдә” дип исемләнгән библиодесант оештырды.

Чара мәчет каршындагы ял лагеренең кече һәм урта яшьтәге китап укучылары өчен үткәрелде. Катнашучылар туган телебез тарихы, телебез турында кызыклы фактлар тыңлап үттеләр. Викторина сорауларына җавап бирүдә иң актив катнашучылар китаплар белән бүләкләнде.

tugan Tel 3-081

tugan Tel 3-082

tugan Tel 3-083

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан