"Татарстан туган йортыбыз”

Создано 03.09.2021 10:50

29-нчы август көнне, Шалты авыл китапханәсендә, Татарстан Республикасы көненә багышланган "Татарстан туган йортыбыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм күзәтү ясалды.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен "Татарстан минем Республикам” дип исемләнгән танып – белү чарасы үткәрелде. Балаларга туган телебезнең бөеклеген, күп гасырлык тарихы барлыгын, ә матурлыгы аның халык җырларында, әдипләребезнең иҗатларында чагылуы турында аңлатылды. Соңыннан балалар күңелле уеннар уйнадылар.

den respubliki1

den respubliki2

den respubliki3

Нравится