"Туган якка сәяхәт"

Создано 18.09.2021 17:01

16-нчы сентябрь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә 3-нче сыйныф укучылары белән "Туган якка сәяхәт" дип исемләнгән мәдәни дәрес үткәрелде.

Чара барышында укучылар республикабызның күп кенә зур шәһәрләре белән таныштылар, картадан бу шәһәрләрне эзләп таптылар. "Казан", "Татарстан" кебек  төсле рәсемле, бай эчтәлекле китапларга күзәтү ясаганда, балалар кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр. Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова укучыларны "Татарстан турында легендалар" дигән китап белән дә таныштырды. 

tugan yak tumbarli4

tugan yak tumbarli5

tugan yak tumbarli3

 

 

Нравится