«Шәфкатьлелек яшәсен йөрәктә»

Создано 04.12.2021 11:27

3 нче декабр-инвалидлар көне уңаеннан, Татар Томбарлы авыл китапханәсе 2 нче сыйныф укучылары белән «Шәфкатьлелек яшәсен йөрәктә» дип исемләнгән чара үткәрде.

Чарага килгән укчылар арасында сәламәтлеге чикле, 3 группа инвалид Абдулхакова Элина да бар иде.Ул үзенең сыйныфташлары белән бергә укырга йөри , уйный, рәсем ясарга ярата. Читтән караганда, бернәрсәсе белән дә аерылып тормый. Ләкин аңа һәрвакыт аерым  игътибар кирәк, укытучысы Рәшидә Ситдикова аның барлык мөмкинлекләрен, үзенчәлекле якларын белә һәм Элинага  һәрвакыт шәхсән аерым килеп эшли. Чара барышында китапханәче балаларга шәфкатьлелек, мәрхәмәтлек, ярдәмчелек, кешелеклек кебек сыйфатлар турында сөйләде, мисаллар китерде.Укучыларны Рөстәм Набиев турында язылган ”Бөртекләп җыйган гомер” китабы белән таныштырды, бу егетнең язмышы турында сөйләде.

“Безнең арада төрле кешеләр яши. Без һәрвакыт бер-беребезгә игътибарлы булып, ярдәмләшеп, үзебезне дә, якыннарыбызны да саклап яшәргә тиеш –диде Эльвира Әхмәтҗанова.Чара ахырында балалар бүгенге көн темасына турыкитереп, уч төбендә йөрәк ясадылар.

Shafkatlelek yashaasen jorakta2

Shafkatlelek yashaasen jorakta1

Shafkatlelek yashaasen jorakta4

Нравится