Инвалидлар декадасы

Инвалидлар декадасы кысаларында, 6 нчы декабр көнне,Татар Томбарлы авыл китапханәсе хезмәткәре Әхмәтҗанова Эльвира сәламәтлекләре чикле булган олы яшьтәге китап укучыларның өйләренә барып, хәлләрен белде.

Зинфирә апа Нагимуллина гомер буе төзелештә эшләгән. Аның аяк- куллары сызлый, өйдә дә таяк белән генә хәрәкәт итә. Авыр хезмәт куюына карамастан, ул буш вакытларында сәхнәдә җырлап, авыл, район халкын үзенең моңлы тавышы белән шатландырган кеше. Бүлмәсендә эленеп торган диплом, грамоталар, рәхмәт хатлары аның иҗатын исбатлап, искә төшереп торалар. Бүгенгесе көндә дә ул сәхнә йолдызларының тормышлары белән кызыксынып яши, концертлар, спектальләр карарага ярата, китаплар укый. Китапханәче Зинфирә апага даими рәвештә" Сәхнә", "Сөембикә" кебек журналларны китереп тора. Бүгенге очрашуда да Зинфирә апа үзенең үткән яшьлек еллары белән уртаклашты, үзешчән артист булып йөргән чакларын сагынып искә алды. Эльвира Әхмәтҗанова үзе пешереп алып килгән кабак мантые белән бергәләп чәй эчтеләр.Зинфира апаның күңеле булып, мең рәхмәтләр әйтеп озатып калды. Нәсимә апа Минязова да даими китап укучыларның берсе.Ул урын өстендә, йөри алмый кызганычка каршы. Ләкин шуңа да карамастан, бик тә аралашучан, көр күңелле кеше.Яңа китапларны көтеп ала, бик тиз укый, әле эчтәлеген дә сөйләп җибәрә.Китапханәче Нәсимә апа белән сөйләшеп утырып, аның бай эчтәлекле тормыш юлын искә алдылар.

dekada invalidov1

dekada invalidov3

dekada invalidov4

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан