27 гыйнварда Икенче бөтендөнья сугышы тарихында истәлекле һәм фаҗигале дата билгеләп үтелә. Бу-Холокост корбаннарын искә алу көне.
Бу уңайдан, 19 нчы гыйнвар көнне,Татар Томбарлы авыл китапханәсендә Освенцим лагерында коточкыч үлемгә дучар булган халыкны искә алу сәгате үткәрелде.
Китапханәче укучыларга бу фаҗиганең тарихын сөйләде, картинкалар күрсәтте, "расизм" темасына әңгәмә үткәрде.Чарада "Путешествие в ад" дип исемләнгән фильм күрсәтелде.