Тел- халыкның көзгесе
- Подробности
- Создано 25.02.2022 10:45
- Автор: Imaeva Asiya
21 нче февраль көнне, Исергәп авыл китапханәсе, югары сыйныф укучылары өчен Халыкара туган тел көне уңаеннан, “Тел- халыкның көзгесе” дип исемләнгән интеллектуаль викторина үткәрде.
Катнашучылар үзләренең көчләрен табышмаклар чишү, әкияттән өзекләрне тыңлап, нинди әкият икәнен әйтү, мәкальләрнең дәвамын эзләп табу кебек бәйгеләрдә көч сынаштылар. Туган тел көненә багышланган чарабыз авылыбыз шагыйре Камил Шәмсуаровның “Татар теле” дигән шигыре белән тәмамланды. Шигырьне авторның оныгы Эльвина Зарипова укыды.











