“Газиз туган телем”.

19 февраль көнне, Шалты авыл китапханәсендә, балалар өчен Халыкара туган тел көненә багышланган “Газиз туган телем”дип исемләнгән уен- викторина уздырылды.

Уен барышында балалар кыска вакытта хәрефләрдән язучылар исемнәрен җыйдылар, фоторәсемнәрдән язучыларның исемнәрен атадылар, туган тел турында шигырьләр укыдылар. Балалар үзләренең көчләрен халык авыз иҗатында да сынап карадылар. Китап күргәзмәсе эшләп куелды һәм күзәтү ясалды.

Gaziz tugan telem 02 result

Gaziz tugan telem 04 result

Gaziz tugan telem 03 result

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан