«Тукай – сүнмәс йолдыз»

25-нче апрель көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсе татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу  уңаеннан «Тукай – сүнмәс йолдыз» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырды.

Китапханәче Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, укучылар Г.Тукайның әкиятләреннән һәм шигырьләреннән әзерләнгән уен-викторинада катнаштылар. “Яздан аерып булмый  Тукайны” дип исемләнгән китап-күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

 Tukai kandiz bibl 02 result

Tukai kandiz bibl result

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан