“Китап укучы гаилә - бәхетле гаилә”

Создано 16.05.2022 08:33

13 нче май көнне, Исергәп авыл китапханәсе, авыл Мәдәният йорты белән берлектә, Халыкара гаилә көненә багышлап, “Китап укучы гаилә - бәхетле гаилә” дип исемләнгән гаилә бәйрәме үткәрде.

Чарага килгән гаиләләр төрле ярыш - конкурсларда белемнәрен сынадылар. Китап геройларын, портрет буенча язучыларны, әдипләрнең әсәрләрен, мәкаль-әйтемнәрне белүдә чарада катнашкан биш гаилә арасыннан Ногмановлар гаиләсе җиңүче дип табылды. Җиңүчегә һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

gailj konne1

gailj konne4

gailj konne3

Нравится