"Күп укысаң, күп белерсең"
- Подробности
- Создано 16.05.2022 14:59
15 май - Халыкара гаилә көне. Бу уңайдан, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә күп балалы гаиләләр белән "Күп укысаң, күп белерсең" дип исемләнгән чара үтте.
Кичәдә даими китапханәгә йөрүче ике гаилә катнашты Мустаевлар һәм Шараповлар. Китапханәче кунакларны гаилә бәйрәме белән котлады, матур теләкләр теләде. Чара викторина сораулары белән дәвам итте. Ике гаилә дә сорауларга актив җавап бирделәр, төрле биремнәр үтәделәр, үзләренең гаиләләрен рәсемдә ясап күрсәттеләр. Чара ахырында китапханәче катнашучыларга рәхмәт әйтеп, гаилә белән укырга китаплар бүләк итте.