"Яңа китап-яңа дус"
- Подробности
- Создано 18.06.2022 14:35
Татар Томбарлы авыл китапханәсе ел дәвамында сәламәтлекләре чикле булган китап укучыларына китап, газета-журналларны өйләренә илтеп бирү эшен алып бара.
Олы яшьтәге бу кешеләргә бигрәк тә игътибар, аралашу кирәк. Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова даими рәвештә яңа китаплар, журналлар алып, аларның өйләренә бара, хәлләрен белә, сөйләшеп утыра. Ә инде үзләре турындагы язмаларны газета битләрендә дә күргәч, алар икеләтә сөенәләр.