“Ватаным байрагы”

12 нче август көнне, Исергәп авыл китапханәсе, авыл Мәдәният йорты белән берлектә, мәчет яны лагере балалары өчен “Ватаным байрагы” дип исемләнгән, Россия Флагы көненә багышланган танып белү чарасы үткәрде.

Катнашучы балалар Россия флагының тарихы, төсләренең аңлатмасы турында белешмә алдылар, аның турында мәгълумат алып була торган китаплар белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Ике командага бүленеп, эстафета уеннары уйнап, Россия флагына багышланган плакат конкурсында катнаштылар.

Rossija flagy kone2

Rossija flagy kone3

Rossija flagy kone4

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан