"Бәйрәмнең өч төсе"

22 август көнне Россиядә Россия Федерациясе Дәүләт Флагы көне билгеләнеп үтә. Бу уңайдан, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә Россиянең тарихына, символарына багышланган тематик китап күргәзмәсе оештырылды. Китап укучы балалар белән "Бәйрәмнең өч төсе" исеме астында патриотик сәгать үткәрелде.

Китапханәче укучылар белән туган ил, аның символлары турында әңгәмә үткәрде, илебезнең бөеклеге, көче турында сөйләде. Чара барышында балалар «100 стран мира" дигән дидактик уен уйнап, Россия турында күп кенә кызыклы мәгълүматләр белән таныштылар. Россия Флагы көненә багышланган чара Россия гимны тыңлау белән тәмамланды.

bajramnen och tose2

bajramnen och tose4

bajramnen och tose3

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан