“Икмәк –зур байлык”
- Подробности
- Создано 23.08.2022 12:02
23-нче август көнне, Мортаза авыл китапханәсендә “Икмәк –зур байлык” исемле танып-белү сәгате үткәрелде.
Чарага килгән китап сөюче балалар китапханәче белән бергә, төрле станцияләр буйлап виртуаль сәяхәттә булдылар. Алар икмәкнең төрләре белән , авыл эшчәннәренең ничек икмәкне җитештерүләре белән таныштылар һәм “Ипи ничек өстәлгә килә?” исемле уен-викторинада катнаштылар, башваткычлар чиштеләр.
“Икмәк-яшәү терәге” исемле китап-күргәзмәсе эшләде.









