"Көзге муллык безнең күңелләрдә"

Создано 10.09.2022 14:04

 Олы яшьтәге кешеләргә игътибарны юнәлтү, булышу, күрешү, хәлләрен белү, сөйләшеп утыру, матур һәм җылы сүз әйтү бик кирәк. 10 сентябрь көнне , Шалты авыл китапханәсе, Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә өлкән яшьтәге апалар өчен  табигать кочагында "Көзге муллык безнең күңелләрдә" дип исемләнгән очрашу оештырды.

Табигатьтә уйнап-көлеп,  фотоларга төшеп, ял итеп, көзге табигатьнең матурлыгына сокланып вакыт үткәне сизелмәде дә. Очрашуда бергәләшеп татар халык уеннары уйналды, җырлар җырланды, матур хатирәләр искә тошерелде.

kozge mullyk1

kozge mullyk2

 

Нравится