"Халкыбыз мирасы"

Создано 17.09.2022 10:41

16 нчы сентябрь көнне,Татар Томбарлы авыл китапханәчәсе  башлангыч сыйныф укучылары белән "Халкыбыз мирасы" дип исемләнгән мәдәни дәрес уздырды.

Чара авыл җирлеге советы бинасында урнашкан музейда үтте. Эльвира Әхмәтҗанова балаларны күп кенә тарихи экспонатлар белән таныштырды, аларны ничек, кайда кулланганнары турында сөйләде.Укучылар китапханәчене  зур кызыксыну белән тыңладылар, бик күп сораулар бирделәр.Табагач, ипи көрәге, керосин лампасы кебек  күп кенә әйберләрне балалар беренче тапкыр күреп  белделәр. Китап күргәзмәсе янында урын алган пионер-укучы курчак балаларда кызыксыну уятты. Башлангыч сыйныф укытучысы Наилә Зөфәр кызы укучыларга октябрятлар, пионерлар турында сөйләде, значок, галстуклары белән таныштырды. Бары яхшы билгеләргә генә укыган, тәртипле укучылар гына бу оешмага керә алганнарын аңлатты. Укучылар мавыктыргыч экскурсия вакытында халкыбыз мираслары турында да күп кенә яңа мәгълүматләр алдылар.

halkybyz mirasy2

halkybyz mirasy3

halkybyz mirasy4

halkybyz mirasy5

 

 

 

 

Нравится