"Эше барның-ашы бар" көзге уңыш бәйрәме

Создано 15.09.2022 10:58

14 нче сентябрь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә "Эше барның-ашы бар" исеме астында көзге уңыш бәйрәме үткәрелде.Чарада олы яшьтәге даими китап укучылар катнашты.

Китапханәдә көз темасына тематик күргәзмә ясалды. Кунаклар үзләре җыеп алган уңыштан пешерелгән ризыкларын алып килделәр. Чара барышында һәркем үзенең ризыгын мактап, ашап карарга тәкъдим итте, рецепты белән уртаклашты. Китапханәче кунакларны бездә үсә торган җиләк-җимеш, яшелчәләрнең тарихлары белән таныштырды, аларның файдалы яклары турында сөйләде, нинди витаминнарга бай икәннәрен әйтеп китте. Мәсәлән: Кыярның туган ягы Һиндстан икән һәм кыярга һәйкәлләр дә куелган. Алар Россиядә, Америкада, Белоруссиядә, Украинада, Польшада урнашкан. Ә инглизләрдә "Көненә бер алма ашасаң, табиб кирәк булмас" дигән мәкаль бар икән.

Уңыш бәйрәме күңелле һәм файдалы үтте.

ishe barnyn-ashy bar1

ishe barnyn-ashy bar3

ishe barnyn-ashy bar4

Нравится