“Ләззәт артында үлем”

Создано 19.09.2022 09:06

17 нче сентябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, авыл Мәдәният йорты белән берлектә, яшүсмерләр өчен “Ләззәт артында үлем” дип аталган танып белү чарасы үткәрделәр.

Китапханәче яшүсмерлар арасында наркомания дигән афәт турында сөйләде. Мәдәният йорты хезмәткәре Хакимова Р. наркотикларның яшь организмга китергән зыяны буенча саннарга, фактларга тукталды. “Наркотиклар турында бар дөреслек” презентациясе аша катнашучылар күп файдалы мәгълумат алдылар, ничек үзеңне, якыннарыңны саклап калу турында киңәшләр тыңладылар,“Без тормышны сайлыйбыз” исеме астында китап күргәзмәсе белән таныштылар.

narkomanija2

narkomanija1

 

Нравится