24-нче сентябрь көнне, Баулының 4-нче гимназиянең 6-нчы сыйныф укучылары Татар Томбарлы авылы китапханәсендә һәм музей бүлмәсендә кунакта булдылар.
Китапханәче Әхмәтҗанова Э.Х. балалар өчен китапханә буенча экскурсия оештырды, китапханәдәге күргәзмәләр белән таныштырды. Рәсәй халыкларының мәдәни мирас елына багышланган күргәзмәгә күзәтү ясап, бу темага викторина үткәрде. Музей бүлмәсендә үткән мавыктыргыч экскурсия дә кунакларга бик ошады.