"Өлкәннәр - алтын канат"

Создано 01.10.2022 15:54
Автор: Imaeva Asiya

1 октября Ташлинская сельская библиотека  совместно с клубом провела вечер, посвященный Международному дню пожилого человека. Гостей поздравил Глава Александровского сельского поселения Ю.А. Павлов.

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Шул уңайдан Ташлы авыл китапханәсе клуб белән берлектә "Өлкәннәр - алтын канат" дип исемләнгән кичә үткәрде.

Чарада Александровка авыл җирлеге җитәкчесе Ю.А.Павлов катнашты, ул өлкәннәрне (алар арасында тыл ветераннары да бар), бәйрәм белән котлады, үзенең иң изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәмнең бер өлеше чәй табыны янында үтте, мөнәҗәтләр, изге Корьән аятьләре яңгырады.

Аннан соң  кунаклар үзләренең яшьлекләрен искә алып "Йөзек салыш", "Арка сугыш", "Йолдыз санау" уеннарын уйнадылар. Моның өчен ул елларга ошатып бизәлгән "өй почмагы" бик кулай булды.

 

pocs 02

pocs 03

pocs 04

 

pocs

Нравится